Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлекләре территориясендә территорияләрне, керү юлларын чистарту, яфракларны җыештыру, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне чистарту эшләре башланды. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 8 куб. м чүп чыгарылган.
2019 елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
«Татэнергосбыт» АҖ коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатларында, килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, клиентларга хезмәт күрсәтүне вакытлыча туктатып тора.
Бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы тапкыр үз-үзеңне изоляцияләү режимының төп кагыйдәләрен искә төшерде, Әлмәт муниципаль районында коронавирус йогышын булдырмауга юнәлдерелгән төп чараларны билгеләп үтте.
Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак.
«Татнефть» предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору һәм медицина эшләнмәләре җитмәүне кисәтү өчен саклагыч битлекләр, костюмнар һәм комбинезоннар, шулай ук «ТАНЕКО» заводында антисептик препаратлар җитештерү оештырылган.
«Алнас» заводы (ЧТПЗ төркеменең нефть сервисы дивизионы төркеменә керә), аның базасында «Татарстанның киләчәге колледжы» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшь белгечләр белән эшләү өлкәсендәге проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды.
Яңа коронавирус йогышын тарату буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә, Россия Федерациясе субъекты территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимын керткәндә мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча методик рекомендацияләргә таянып (Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 21 мартындагы ММ-П13-2165 номерлы хаты) дистанцион кабул итү режимнары 2020 елның 30 мартыннан кертелә.
Район башлыгы Тимур Нагуманов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев белән бергә, төзелеш объектларында эшләрнең барышы белән танышты.
Бу юлы онлайн режимында Тимур Нагумановка Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 16 нчы районара инспекциясе начальнигы Лилия Хәлиуллина кушылды.