Район башлыгы Тимур Нагуманов, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев белән бергә, төзелеш объектларында эшләрнең барышы белән танышты.
Бу катлаулы чорда барлык мәйданчыкларда да эш дәвам итә, хезмәткәрләрне күчерү өчен вахта оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел район 2018-2020 елларга шәһәр чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча Федераль адреслы инвестицион программага керә алды. Корылмаларны алты этапта төзекләндерү планлаштырыла. Хәзерге вакытта эш билгеләнгән график кысаларында алып барыла, объектта 90нан артык кеше эшли.