ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 41 муниципаль районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала) гомуми мәйданы 6,5 млн.кв. метр булган 1 064 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программаны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Бүген без иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көнен билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Сезне Ватаныбыз көне -  Россия көне белән котлыйм! Без бүген үз илебезне  хөрмәтлибез. Без аны чын күңелдән яратабыз һәм без, россиялеләр, талантлы, үзенчәлекле, ярдәмчел һәм кыю булуыбыз белән горурланабыз! Россия үз бәйрәмен бердәм ил белән каршылый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы туры эфирда атнага йомгак ясады.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 12 июнендә көндез һәм кич белән яшен, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгырлар була.

"Донор булып кал" Бөтенроссия традицион донор акциясе ил шәһәрләрендә уңышлы уза.

Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә билгеләнгән.

Юл катламының өске катламын җәю сәбәпле, 13 июньнән эшләр тәмамланганчы, Төзүчеләр проспекты буенча (Ленин урамыннан Бигаш урамына кадәр) транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен фермер көне белән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International