Әлмәттә капиталь ремонт һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 13 июне, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 41 муниципаль районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала) гомуми мәйданы 6,5 млн.кв. метр булган 1 064 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программаны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә.

Программаны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International