Атна йомгаклары - туры эфирда

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы туры эфирда атнага йомгак ясады.

Үзенең аралашуын ул яхшы яңалыктан башлады - 9 июньдә Әлмәт районына "Ярдәм янәшә" республика акциясе буенча азык-төлек җыелмаларының өченче партиясе килде. 

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, «Игелекле Әлмәт» штабы волонтерлары һәм "Ярдәм янәшә" хәрәкәте активистлары белән бергә аларны адресатларга илтү башланды. Бу уңайдан уңай фикерләр бик күп. Район башлыгы шулай ук «ТАГРАС» һәм «KazanExpress» компанияләре ярдәмендә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен өстәмә мөмкинлек бар, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International