"Донор булып кал" Бөтенроссия традицион донор акциясе ил шәһәрләрендә уңышлы уза.
Әлмәт, һәрвакыттагыча, бу хәрәкәткә кушылды. Республика кан үзәгенең Әлмәт филиалы баш табибы Әсгать Мортазин мәгълүматларына караганда, 8 июньнән 11 июньгә кадәр анда 218 кеше катнашкан, 72, 147 литр кан, 9 литр аппарат плазмасы әзерләнгән.