Бүген без иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көнен билгеләп үтәбез.
Бу дата Ватаныбызның төп тарихын искә алу, Ватаныбызның киләчәге турында уйлау өчен менә дигән форсат булып тора.
Россия тарихы - һәрберебезнең тарихы, һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен бу - Әлмәт җире. Әлмәткә карата безнең мәхәббәт - ул Россиягә мәхәббәт, аның бүгенгесе һәм киләчәге турыдан-туры безнең уртак хезмәтебезгә, энергиябезгә һәм гражданлык җаваплылыгыбызга бәйле.