2021 елның 26 мартында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р. А. Абдуллин Әлмәт муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында эшләүче 800дән артык авыл кешесе пенсиягә озак вакытлы авыл стажы өчен өстәмә акча ала.
Йортта капиталь ремонт кайчан узачак? Капиталь ремонтның нинди төрләрен үз эченә ала? Башкарылган эшләрнең сыйфаты канәгатьләндермәсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Бу һәм башка сорауларга Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев җавап бирде.
19 мартта Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» компаниясе хезмәт коллективы конференциясе узды, аның барышында 2020 елда коллектив килешү шартларын үтәү һәм эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Бүген җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышында күзәтүчесез хайваннар белән эш итү өлешендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында 2021 елда 13 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзеләчәк, шуларның 11е төзелеш процессында (эшләр 21% тан артык башкарылган).
«Мәгариф» милли проекты кысаларында Әлмәт районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча инициативасы белән республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проекты тормышка ашырыла.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!
Сезне 21 мартта Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында узачак "Нәүрүз" бәйрәменә чакырабыз.
COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш программасын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
17 мартта Әлмәттә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев катнашуында Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышы булды.