20 декабрьдә Әлмәттә футбол манежын ачу тантанасы булды. 20х40 м футбол кыры булган спорт корылмалары Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә видеоэлемтә форматында ачылды.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: 2021 елның 20-22 декабрендә республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
17 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда район җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча 43 нче һәм соңгы мастер-класс булды.
Бүген Әлмәт районы Тайсуган авылында гомер итүче Мәйкәүсәр Шәйхетдинова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
16 декабрьдә Әлмәттә ZOOM платформасында район Советы һәм шәһәр Советының унөченче сессиясе булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә видеоконференция режимында узган сессия эшендә шәһәр прокуроры, хокук саклау органнары җитәкчеләре, Башкарма комитетның җитәкче составы, палаталар рәисләре, матбугат хезмәте вәкиле катнашты. Көн тәртибендә район Советы һәм шәһәр Советы мәсьәләләре каралды.
«Алтын алма турында әкиятләр» проекты барлык теләүчеләр өчен 2021 елгы түләүсез, йомгаклау экскурсияләре әзерләгән иде.
Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
15 декабрьдә "Иске Әлмәт" мәдәният йортында бөтен республика буенча узачак «Татар-АРS-Тан» конкурс хәрәкәте эшли башлады.
Барлык балалар өчен дә иң матур һәм тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Яңа ел алдыннан могҗизаны күрү бик әйбәт булыр иде!
Бүген, 10 декабрь көнне, район башкарма комитеты ветераны, тыл хезмәтчәне Хурия Газимҗан кызы Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.