Гражданнарны бергәләп кабул итү

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.

Кабул итү вәкаләтле вәкил Аппаратында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Муниципаль районнарда яшәүчеләр онлайн форматында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру аша консультацияләр ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International