20 декабрьдә Әлмәттә футбол манежын ачу тантанасы булды. 20х40 м футбол кыры булган спорт корылмалары Бөгелмә, Зәй, Чистай һәм Әгерҗедә видеоэлемтә форматында ачылды.
Манежны ачу тантанасында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия футбол берлеге президенты киңәшчесе Денис Рогачев, ә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов «Алан» манежында катнашучыларны сәламләде.