Барлык балалар өчен дә иң матур һәм тылсымлы бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Яңа ел алдыннан могҗизаны күрү бик әйбәт булыр иде!
Әлмәттә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Әлеге акциянең максаты - авыр хәлдә булган балаларга шатлык бүләк итү. Теләгән һәркем бүләк итә ала.