Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: 2021 елның 20-22 декабрендә республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.