25 августта Әлмәт муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Быел Әлмәт муниципаль районында өч меңнән артык беренче сыйныф укучысы бар, шулардан аз керемле, күп балалы, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләреннән 150гә якын бала.
Әлмәт районында "Безнең ишегалды – игелекле күршеләр" проекты кысаларында ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә.
27 августта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә фотограф Леонид Сорокинның «Шәһәрдә нефть» күргәзмәсе ачыла, ә «Нефтьче» мәдәният сараенда Эдуард Артемьевның Әлмәт халкына киноконцерты булачак - бу җәйнең соңгы яллары киң колачлы мәдәни чаралар белән истә калачак.
Россия Мәдәният министрлыгы федераль хакимият органнары һәм оешмалар белән берлектә 2030 елга кадәр креатив индустрияләрне үстерү концепциясен һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы проектын эшләп чыгара.
23 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында чираттагы бәйрәм чаралары узды.
Комсомол паркына 1950 еллар азагында нигез салына. Парк комсомолның Әлмәт районы комитеты беренче секретаре Заһит Гамиров һәм комсомолның Әлмәт шәһәре комитеты беренче секретаре Өлфәт Мәганов башлангычы белән утыртыла. Ул Совет урамының Карл Маркс (хәзерге Тукай проспекты) урамыннан алып Чехов урамына кадәр булган бер өлешен били. Совет урамын торак кварталлардан аерып, парк үзенә күрә яшел калкан ролен үти. Нигездә, әлеге табигать почмагын комсомоллар кайгыртып тора, шуңа да халык арасында Комсомол паркы дигән исем тарала. Шул елларда, барлык урамнарда кебек, анда да тирәк агачлары утыртыла.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлаган Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы Әлмәттә уңышлы тормышка ашырыла.
10 сентябрьдә Әлмәттә җиденче тапкыр һәвәскәр йөгереш - Әлмәт ярыммарафоны 2022 узачак.
22 августта Әлмәттә ZOOM платформасында район Советының чираттан тыш егерменче сессиясе булды.