Комсомол паркы тарихы

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Комсомол паркына 1950 еллар азагында нигез салына. Парк комсомолның Әлмәт районы комитеты беренче секретаре Заһит Гамиров һәм комсомолның Әлмәт шәһәре комитеты беренче секретаре Өлфәт Мәганов башлангычы белән утыртыла. Ул Совет урамының Карл Маркс (хәзерге Тукай проспекты) урамыннан алып Чехов урамына кадәр булган бер өлешен били. Совет урамын торак кварталлардан аерып, парк үзенә күрә яшел калкан ролен үти. Нигездә, әлеге табигать почмагын комсомоллар кайгыртып тора, шуңа да халык арасында Комсомол паркы дигән исем тарала. Шул елларда, барлык урамнарда кебек, анда да тирәк агачлары утыртыла.

1975 елда паркның Чехов урамыннан алып Толстой урамына кадәр булган өлеше төзекләндерелә. Бу эш белән шулай ук Әлмәт шәһәре комсомол комитеты шөгыльләнә. Комсомоллар башта каен белән юкәләр утырталар, әмма якында гына урнашкан Бигәш авылының маллары аларга үсеп китәргә ирек бирми. Шуңа күрә 1977 елның язында комсомоллар 200 төп, ә көз көне, оешманың туган көнендә – тагын 500 төп чыршы утырталар. Аларга мәктәп укучылары да ярдәм итә. 80-нче елларда Толстой урамыннан алып Чапаев урамына кадәрге өлештә дә агачлар утыртыла. Шәһәр комсомоллары һәм яшьләре паркта шимбә өмәләре үткәрәләр, шәһәр җитәкчелеге чүп-чарны төяп чыгару өчен транспорт белән тәэмин итә.

Ниһаять, 90 елларда Чапаев урамыннан алып Чернышевский урамына кадәрге өлештә дә агачлар утыртыла. Комсомол активы әлеге территорияне төзекләндерү турында мөрәҗәгать итә. Октябрь көннәренең берсендә шимбә өмәсе игълан ителә, анда шәһәрнең комсомол оешмалары секретарьлары, Шәһәр комсомол комитетының элеккеге активы катнаша. Өмәгә нефтьчеләр дә, элеккеге елларның яшьләр лидерлары да килә. Ул чорда андагы агачлар таркау урнашканга күрә, парк урманны хәтерләтә, киртәләр булмау аркасында шәхси сектордан мал-туар керә. Яшьләр территорияне чистарталар, яңа агачлар утырталар, җәяүлеләр өчен аллеялар булдыралар.

2000 еллар башында, «Татнефть» компаниясе шәһәр хакимияте белән берлектә нефтьчеләр каласын тамырдан реконструкцияләүгә керешкәч, парк йөзен үзгәртә.

2003 елда «Татнефть»  акчасына Тукай проспектыннан алып Чехов урамына кадәр булган участокта паркны төзекләндерү башлана. 520 төп тирәк киселә, 625 төп яңа агач – 312 төп каен, 172 төп юкә, 141 төп чыршы утыртыла. Яшел зоналар төзекләндерелә, күпъеллык үлән чәчелә, керү урыннары декоратив киртәләр белән билгеләнә, өлкәннәр һәм балалар өчен спорт мәйданчыклары төзекләндерелә, кече архитектура формалары куела. Реконструкция 2005 елда тәмамлана. Яшәреп киткән парк матур һәм уңайлы ял итү урынына әйләнә.

2008 елда паркның халыкчан исеме рәсмиләштерелә. Әлмәт муниципаль районы Әлмәт шәһәре советы карары белән Комсомол паркы дигән исем бирелә.

2011 елда паркның Чехов урамыннан алып Чернышевский урамына кадәрге икенче тарафы реконструкцияләнә. Анда шулай ук корыган агачлар киселә, җәяүлеләр һәм йөгерүчеләр өчен юллар салына, эскәмияләр һәм балалар мәйданчыклары куела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International