Бүген бөтен Россия буенча РФ Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
22 августта шәһәр һәм район хакимияте, оешма, предприятие, хезмәт җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре катнашында атналык гомумшәһәр планеркасы булды.
21 августта район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә «Ярыш» ҖЧҖ, «Зәй» ҖЧҖ, «Чагылтау» ҖЧҖ һәм «Чишмә» ҖЧҖ басуларын карап чыкты.
20 август көнне Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараеның зур залында «Әлмәтнефть» нефть – газ чыгару идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итү тантанасы булды.
Әлмәт районында халык һәм күршеләрдән зур тату команда җыеп, ишегалды бәйрәмнәрен үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Тыл хезмәтчәне Першанина Зоя Павловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Фонд белгечләре СНИЛСны балага мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә һәм дәүләт хезмәтләре порталында әниләрнең шәхси кабинетына хәбәр җибәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә гаризалар тапшыру срогы 2022 елның 01 июленнән 2022 елның 20 октябренә кадәр.
Безнең республикада инде күп еллар дәвамында традиция бар – яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздыру, ул финанс кыенлыкларын кичергән гаиләләргә балаларны уку өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итәргә ярдәм итә.
Бүген Башкарма комитетның зур залында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары-балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Светлана Лаптева рәислегендә комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.