ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлаган Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы Әлмәттә уңышлы тормышка ашырыла.
22 августта «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, администрация һәм ветераннар советы вәкилләре, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, яңартылган ишегалларында яшәүчеләр катнашында бәйрәм чаралары уздырылды.