22 августта Әлмәттә ZOOM платформасында район Советының чираттан тыш егерменче сессиясе булды.
Сессия эшендә район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә видеоконференция элемтәсе режимында депутатлар, Башкарма комитетның җитәкчелек составы, палаталар рәисләре, матбугат хезмәте вәкилләре катнашты.