Әлмәттә яңадан «Снежность» балалар хәйрия фестивале

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Социаль яктан якланмаган балалар һәм яшүсмерләр өчен «Снежность» ХIХ нче балалар хәйрия театраль фестивале Әлмәттә 8-10 декабрьдә узачак. Фестивальнең барлык чаралары да уртак тема – «Игелекле эшләр вакыты» темасы белән берләштерелгән.

«Снежность» фестивале балалар һәм яшүсмерләрнең мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән һәм үз тарихының 19 елы дәвамында күптән көтелгән Яңа ел алды вакыйгасы булырга өлгергән. Быел фестиваль кунаклары Первоуральск, Челатеринбург, Чиләбе, Озерск, Әлмәт, һәм беренче тапкыр - Ижау һәм Петропавловск-Камчатский шәһәрләреннән килгән иң яхшы театр һәм музыка коллективларының 46 спектаклен карый алачак.

Әлмәт афишасында - Россиянең төрле төбәкләреннән килгән өч коллектив: Мәскәү курчак театры, Яр Чаллы татар драма театры һәм Ульяновск курчак театры башкаруындагы спектакльләр. Моннан тыш, 8 декабрьдә әйдәп баручы балалар нәшриятлары катнашында китап ярминкәсе узачак.

«Снежность» репертуарын формалаштырып, оештыручылар һәр яшь төркеменә куелган спектакльләрне җентекләп сайлап алалар. Яшь тамашачылар өчен театр белән беренче танышуларын онытылмас вакыйгага әйләндерерлек спектакльләр әзерләнгән. Мәсәлән, Корней Чуковский әкияте буенча Мәскәү курчак театрының «Танылган Мойдодыр» спектакле тамашачыларга төп герой белән бергә мавыктыргыч һәм гыйбрәтле маҗараларда булырга мөмкинлек бирә. Яшүсмерләр өчен афишага Яр Чаллы татар драма театрының җитдирәк «Әбүгалисина» спектакле кертелгән.

Фестивальнең күркәм традициясе буенча «19нчы номерлы Әлмәт мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп» ДБМУда тәрбияләнүчеләр өчен «Танылган Мойдодыр» спектаклен күчмә күрсәтү оештырылачак.

«Снежность» фестивале Әлмәт дәүләт драма театрында узачак. «Снежность» фестивале программасы белән тулырак www.snegnost.ru сайтында танышырга мөмкин.

2022 елда иң кечкенә балалар, зуррак балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук  әти-әниләре өчен "Альпина-паблишер", "Алсу жираф", "Поляндрия" һ. б. нәшриятларыннан Россия һәм чит ил авторларының яңа китаплары тәкъдим ителәчәк.

2022 елда фестивальнең инклюзив юнәлеше зуррак формат ала, анда «Игелекле эшләр вакыты» уникаль күпжанрлы спектакленең премьерасы булачак. Бу - «Росток» рухи-белем бирү программасы кысаларындагы уникаль иҗади инициатива, ул «Уч төбендәге дөнья» инклюзив проектыннан 50 дән артык баланы, Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театры карамагындагы балалар вокаль сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне һәм Озерск шәһәренең 1 нче балалар музыка мәктәбе укучыларын берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International