Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сезгә НТВ Телекомпаниясенең «Син супер! 60+» проектының өченче сезонының кастингы турында игълани итә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Сәләт» җәмгыяте белән берлектә «Сәләт - Раушан» кышкы профильле сменасын уздыру планлаштырыла.
26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылачак.
2022 елның 16 декабрендә Әлмәт үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәткәрләренең һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалауга багышланган тренинг узды.
Кышкы каникуллар вакытында Татарстанның 21 районында урнашкан 64 сәламәтләндерү оешмасында 4,2 меңнән артык бала ял итәчәк. Шулай ук 2,5 меңгә якын кеше өчен 70 мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Әлмәттә яңа ел иллюминацияләре балкыды. Бу ял көннәрендә үк 25 декабрьдә Нефтьчеләр мәйданындагы төп чыршы үз утларын тантаналы шартларда кабызачак.
Декабрь урталарында яңгыр - соңгы ике көндә Әлмәт районында нәкъ менә шундый һава торышы хакимлек итте. Хәер, бүген һава торышы минуслы температурага күчә башлады һәм шәһәр урамнарына яңадан кыш кайтты. Температураның кискен үзгәрүе һәм аномаль һава торышы юлларда экстремаль шартлар тудыра. Шәһәрдә юл системасын чистарту белән Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе шөгыльләнә. Идарә директоры Илсур Сәлимгәрәев бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты һәм юлларны кышкы чистартуның ничек алып барылуын аңлатты.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов район активы белән гомумшәһәр планеркасы үткәрде.
Чара шатлыклы вакыйгалардан башланды. Район башлыгы Әлмәт торак инспекциясе начальнигы Лилия Бикчәнтәеваны һәм Россия милли гвардиясе гаскәрләре ФГКУ филиалының Әлмәт районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Размик Кюрегянны туган көне белән котлады.
Бүген Әлмәт ДОСААФ автомәктәбенең актлар залы кунаклар белән тулды. Әлмәттә беренче автомәктәпнең 65 еллыгы тантана өчен сәбәп булды.
15 декабрьдә «Юность» базасында «Татнефть» компаниясенең IT-блогына 70 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.