26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чаралары оештырылачак.
Шуңа бәйле рәвештә башкарма комитет карары белән сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә 2022 елның 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр алкогольле эчемлекләр һәм сыра сатудан тыелып торырга киңәш итә.
Бу гамәл шәһәр һәм район халкының, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты мөрәҗәгате буенча үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тарту, шулай ук халык күпләп җыела торган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау максатыннан чыгып тәкъдим ителә.