Декабрь урталарында яңгыр - соңгы ике көндә Әлмәт районында нәкъ менә шундый һава торышы хакимлек итте. Хәер, бүген һава торышы минуслы температурага күчә башлады һәм шәһәр урамнарына яңадан кыш кайтты. Температураның кискен үзгәрүе һәм аномаль һава торышы юлларда экстремаль шартлар тудыра. Шәһәрдә юл системасын чистарту белән Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе шөгыльләнә. Идарә директоры Илсур Сәлимгәрәев бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты һәм юлларны кышкы чистартуның ничек алып барылуын аңлатты.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә көндезге сменада 26 берәмлеккә якын техника эшли: юлны чистарта торган катнаш юл техникасы; велоюллар һәм тротуарлар буенча 6 кечкенә механизация берәмлеге эшли; ярдәмче техника.
Әлмәттә реагент кулланыла – бу минераль концентрат – галит. Бозлавыкка каршы материаллар температураның үзгәрүенә карап, 1кв.м. га 5-50 грамм таратыла. Яңгыр төшкәндә башта реагент бүленеше, аннары механик чистарту башкарыла.
«Автомобиль юллары да, велосипед юллары да, җәяүлеләр зоналары да эшкәртелә. Явым-төшем төшәр алдыннан бездә юл катламы реагентлары белән алдан эшкәртелә. Явым - төшем төшеп калганнан соң һәм тоз эшли башлагач, щеткалар белән механик эшкәртү бара», - дип аңлатты Илсур Сәлимгәрәев.
Шулай ук ДАЮИ директоры билгеләп үткәнчә, юлларны чистарту өчен ком кулланылмый, чөнки бу артык пычрак, аннары реагентлар нәтиҗәлерәк эшли һәм оператив рәвештә бозны бетерә. «Реагент боз һәм кар белән катнашканда реакциягә керә, урыны белән ботка барлыкка килә. Без күргән пычрак тоздан түгел, ә юл катламыннан, машиналардан, кайдадыр бордюр янындагы пычрак», - дип аңлатты ул.
Гранит ватыклары һәм кофе түбе белән чистарту шулай ук кулланыла, ләкин юлларда түгел, ә Буалар каскады яки «Сәламәтлек» паркы кебек җәмәгать урыннарында. Ләкин аларның үзенчәлеге бар: алар иртә яз һәм көз ахырында кояшта гына эффектив. Болытлы һавада аларны куллану файдасыз.
«Без теләсә нинди экстремаль шартларга әзер. Юлларда тоз катнаш юл машиналары тарата, тротуарларда – кул белән эшләргә өлгерми торган урыннарда кече механизация. Иң мөһиме-үтеп керү һәм кешеләр егылмасыннар. Без тозны норматив буенча таләп ителгәннән азрак күләмдә кулланабыз-20/-30 да су агып китмәсен өчен», - дип нәтиҗә ясады Илсур Сәлимгәрәев.
Ахырда ДАЮИ директоры реагентларның эшләп киткәннән соң 2-3 сәгать узгач та, юлларны теге боткадан чистарту эшләре бара, дип аныклады.