Әлмәт районында «Тирэк» 62нче балалар бакчасы» МБДОУ базасында «Юл хәрәкәте белгечләре» дигән танып белү уен - викторинасы үткәрелде.
Чараның максаты: алдагы җәйге каникулларда балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү. Ике команда «Җәяүлеләр» һәм «Юл кагыйдәләрен белүчеләр» уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үз белемнәрен табышмаклар, сораулар, ребуслар ярдәмендә ныгыттылар. Катнашучылар бирелгән сорауларга җиңел генә җавап бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юлда үз-үзләрен тоту культурасын ныгытуга юнәлдерелгән биремнәрне үтәделәр. Чара күңелле һәм җиңел шартларда узды. Викторина ахырында балалар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу кагыйдәләр тормышны һәм сәламәтлекне саклаячак.
Бу викторинада җиңүче булмады, чөнки судьялар (Рафигуллина Л.М., «БДД» дәүләт бюджет учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы һәм Юнысова Ф.Ф., ӘМР башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе баш белгече) бертавыштан һәр команда юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белә дип карар итте һәм катнашучыларның һәркайсы «БДД» дәүләт бюджет учреждениесеннән истәлекле бүләк алды.