Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» акциясе узды

2023 елның 5 мае, җомга

Әлмәттәге «Незабудка» 33нче балалар бакчасында профилактик чаралар кысаларында, шулай ук 9 Май бәйрәме якынлашуга бәйле рәвештә мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре, педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашында «Бала-төп пассажир» акциясе узды.

Акциянең максаты - өлкәннәрнең игътибарын пассажир балаларның иминлеген тәэмин итү проблемасына, куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын куллану кирәклегенә, юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү.

Балалар балаларны машинада куркынычсыз йөртү турында тиешле сораулар һәм шигырьләр әзерләделәр, шулай ук машина йөртүчеләр 9 Май бәйрәменә истәлекләр һәм наклейкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International