Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы инициативасы белән Казанда «XXI гасыр Кулибиннары» республика олимпиадасы старт алды. Олимпиада технологияләрне үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән, үз эченә тикшеренү проектларын һәм уйлап табуларын халык алдында яклауны һәм күрсәтүне, укучыларның интеллектуаль үсеше һәм иҗаты өлкәсендә интеграцияләнгән характердагы теоретик полипредметлы биремнәрне чишүне ала.
Олимпиаданың максаты - балаларның интеллектуаль-иҗади,проект-конструкторлык һәм фәнни-техник сәләтләрен тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру.
Әлмәт исеменнән технология укытучысы Ягудин Рамил Хөснетдин улы җитәкчелегендә Р.Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия укучысы Шәйхетдинов Илшат чыгыш ясады.