ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

Бүген шәһәр мәдәният һәм ял паркында Һава-десант гаскәрләре оешуга 94 ел тулу уңаеннан. Татарстан нефтенең 60 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы истәлегенә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган геройлар истәлегенә Мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды. Һава-десант гаскәрләре сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

2023 елның 17 августында Әлмәт шәһәрендә «Тур де Татарстан Әлмәт-2023» шосседа велоузышлар буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.

«Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ шәһәребездә магистраль җылыту торбаларын һәм кайнар су линияләрен техник яктан яңадан җиһазлау буенча киң күләмле эшләр башкара.

Татарстанда «Медиада әниләр» проектын эшләтеп җибәрделәр. Катнашучылар медиада эшләү белән кызыксынган 7 яшькә кадәрге балалы хатын-кызлар була ала.

Узган елның июленнән «Нур» психологик ярдәм үзәге Туган илебезне яклаган гаиләләргә актив ярдәм күрсәтә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков Гагарин урамы, 4 йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев һәм «ГУАД» МУП директоры Рафис Сафиуллин катнашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр җитәкчеләре белән берлектә эш барышын шәхсән үзе тикшерде. Инде хәзер үк биредә яңа җәяүлеләр юлы салына, ә тиздән барбекю һәм пикниклар өчен зоналар җиһазландырылачак. Балалар өчен күп функцияле уен комплексы урнаштырылачак.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 августта Һава-десант гаскәрләре көненә багышланган бәйрәм митингы булачак.

2024 елның 2 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с.

Көнбатыш капка микрорайонында бар куәткә заманча кинология комплексы төзелеше бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International