Ситуация контрольдә!

2024 елның 2 августы, җомга

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков Гагарин урамы, 4 йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев һәм «ГУАД» МУП директоры Рафис Сафиуллин катнашты.

Фикер алышуның төп темасы яңгыр суларын агызу мәсьәләсе булды. Ачыкланганча, элеккеге котельный бинасын реконструкцияләгәндә су агызу ябылган булган, бу ишегалды территориясендә су туплануга китергән.

Киңәшмә барышында шәһәр хезмәтләренә бу мәсьәләне хәл итү өчен күрсәтмәләр бирелде. Вәзгыять шәһәр җитәкчесе контролендә. Якын арада яңгыр суларын нормаль агызып җибәрүне торгызу буенча эшкә керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International