Көнбатыш капка микрорайонында бар куәткә заманча кинология комплексы төзелеше бара.
Булачак комплекс үз эченә ике зонаны - өйрәтү һәм уен зонасын алачак.
Койма куелган инде, асфальт җәюгә һәм терәкләр куюга әзерлек эшләре алып барыла. Алга таба кече архитектура формаларын монтажлауга керешәчәкләр. Район башлыгы Тимур Нагуманов төзелеш барышын шәхсән үзе тикшерде һәм объектның август ахырына әзер булачагын хәбәр итте.
Безнең шәһәрдә мондый комплекс барлыкка килү мәгърифәтчелек чаралары уздырырга, яңа гына эшли башлаган кинологларга ярдәм итәргә, профессиональ бергәлекне үстерергә һәм балаларны кинология спортына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу шулай ук күзәтүчесез һәм үз-үзен йөртүче хайваннар белән вәзгыятьне яхшыртырга ярдәм итәчәк.