ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әлмәт медицина көллиятендә Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән дулкынландыргыч очрашу булды. Әлмәт районында яшәүче биш ветеран волонтерлар озатуында очрашуга бик теләп килделәр, чөнки алар аралашуның кадерен белә.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Кадерле дуслар!

Язгы җылылык белән сезгә яңа көч, яңа идеяләр килсен, ә хезмәт бары тик шатлык һәм канәгатьләнү китерсен. Барыбызга да тынычлык, иминлек һәм бәхет телибез!
Бәйрәм уңаеннан үткәрелә торган чаралар вакытында халык җыелган урыннарда сезне уяу, игътибарлы булырга чакырабыз.
ӘМР башкарма комитеты инициативасы белән атна саен Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе, Экология һәм табигать ресурслары департаменты, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе вәкилләреннән торган эш төркеме төзелеш объектларын йөреп чыга.
Узган шимбәдә әлмәтлеләр республикада уздырылган “Урман утырту көне” акциясендә катнаштылар
“ӘДМХИ Студентлар язы-2014” гала-концертында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтының 40тан артык шәкерте тамашачыны үзләренең истә кала торган, якты чыгышлары белән куандырды.
Яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” VI республика олимпиадасында Әлмәт яшь техниклар станциясе балалары почетлы 3нче урын алдылар
Иртәгә Ленин урамында хәрәкәт ябылачак
29 апрельдә, Халыкара музейлар көне якынлашып килгәндә, Әлмәт Туган якны өйрәнү музее “Әлмәт муниципаль районы музейлары эшчәнлегендә инновацион формалар” дигән темага матбугат конференциясе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International