“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Урсалы микрорайонының көнчыгыш өлешендә Р.Ганиев урамыннан бу. Узган җәй безнең райондагы байтак урамнарга вакташ җәйделәр, кайберләренә асфальт та салдылар (гәрчә йортлар төзү дәвам итсә дә). Безне генә әйләнеп үттеләр. Быел бездә юл салынырмы икән?

Җавап: Гражданнардан ӘМР интернет-порталы аша кергән сорауга район башкарма комитеты хәбәр итә:

Урсалы микрорайоны буенча 2014 елгы юл эшләре планына Заречная һәм Н.Закирова урамнарына вакташ җәю кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International