Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Яз һәм Хезмәт бәйрәме – яңа өметләр, яхшы эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бәйрәме. Озын кыштан соң һәрберебез шатлык белән кояшлы язгы көннәрне каршы ала. Беренче май - уянып килүче табигатьнең шатлыклы җавабы гына түгел, туган җиребез иминлеге өчен булган игелекле эшләр дә ул.

Тирә-юньдә бар нәрсә дә үзгәрә, ләкин тормышның төп нигезе булып үз гаиләңнең иминлеге, шәһәр, район, республикабыз үсеше һәм чәчәк атуы өчен булган мактаулы хезмәт кала бирә. Беренче майны без күңел күтәренкелеге һәм җәмгыятебездәге матур үзгәрешләргә булган өмет хисләре белән бәйлибез.

Хезмәт сөючән, үз эшенә җаваплы караучы, уңышның нигезе бергәлектә булуын аңлаучы, теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә әзер торучы әлмәтлеләргә ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Без нефтьчеләр башкаласының елдан- ел “Иң төзек шәһәр” республика бәйгесендә призлы урыннар алуы белән горурланабыз. Без ышанабыз, тырыш һәм эшлекле яшь эшче хезмәт ияләре производство ветераннары булдырган традицияләрне киләчәктә дә сакларлар һәм тагын да күбәйтерләр.

Кадерле дуслар!

Язгы җылылык белән сезгә яңа көч, яңа идеяләр килсен, ә хезмәт бары тик шатлык һәм канәгатьләнү китерсен. Барыбызга да тынычлык, иминлек һәм бәхет телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гирфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International