Әлмәт яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр бронза призер булдылар

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” VI республика олимпиадасында Әлмәт яшь техниклар станциясе балалары почетлы 3нче урын алдылар. Яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар Рафаэль Салихов, Николай Зәйнуллин, Айнур Мусин (педагоглары Л.П.Галиева) “Аэробот” проекты белән таләпчән жюриның сорауларына кыю җавап бирделәр. “Автомотоконструирование” берләшмәсенә йөрүче Сергей Рогожин (педагог Е.В.Лапшин) иске мототехника детальләреннән ясалган “Мототрансформер М-14” дигән транспорт чарасы белән катнашты. Тимур Максутовның эше дә (педагог Р.Ф.Якупов) югары бәяләнде.

Республика олимпиадасында өлкән яшьтәге төркемдә җиңүчеләргә КФУга табигать фәннәре һәм инженерлык белгечлекләре буенча керү өчен өстенлек бирелә. Укырга кабул ителгән очракта бу яшьләр Республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең исемле стипендиясен алуга дәгъвачы булалар, укуның беренче елында аларга КФУ да матди ярдәм күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International