Утлы юлларны үткән ветераннар

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
Әлмәт медицина көллиятендә Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән дулкынландыргыч очрашу булды. Әлмәт районында яшәүче биш ветеран волонтерлар озатуында очрашуга бик теләп килделәр, чөнки алар аралашуның кадерен белә.

“Без сезнең алда олы хөрмәт белән баш иябез, кадерле ветераннар, - дип сәламләде кунакларны Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин. – Сугышта күрсәткән батырлыгыгыз, сугыштан соңгы елларда илне аякка бастыруыгыз, яшьләрне ватандарлык рухында тәрбияләвегез өчен зур рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз сезгә”.

Яшьләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева мөрәҗәгать итте: “Алар яшьлек еллары сез бәхетле яшәсен өчен утлы сынаулар үтте. Булды, шундый куркыныч та, данлы да еллар булды, андый афәт яңадан кабатлана гына күрмәсен”.

Екатерина Исламова зенитчы булып хезмәт иткән, Ольга Смолькина Казанда эвакогоспитальдә яралыларны дәвалаган, Мәрьям Хәйретдинова медсанбатта шәфкать туташы булган, Сталинград сугышында катнашкан, Энҗе Уразаева радист булып ярты Европаны үткән, Габделбарый Габдрәхимов дошманнарга пулеметтан ут яудырган. Сугыштан соң һәммәсе дә сәламәтлек саклауда эшләгәннәр. Фронтка киткәнче урта мәктәпне дә тәмамларга өлгермәгән Габделбарый Габдерәхимов зур тырышлык куеп мәктәпне тәмамлаган, аннары, медицина институтында укып табиб булып чыккан. Ул Әлмәт туберкулез диспансерында 45 ел, шуның 18 елын баш врач булып эшләде.

Утлы елларны үткән ветераннарның җанлы сүзеннән башка сугыш тарихы чынлап тулы була алмый, шуны аңлап, санаулы гына калган ветераннарыбыз мәктәпләргә, вузларга, уку йортларына теләп киләләр, җилкәләрендәге авыр йөкне беразга онытып, оныклары белән аралашалар, күңел ачалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International