ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрәчәк
Әлмәт “Нефтяник” хоккей командасы регуляр чемпионат очрашуында Краснодардан килгән “Кубань” командасын бирелергә мәҗбүр итте
Дүшәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән аз гына кар явачак. Юлларда бозлавык булачак, дип хәбәр итә синоптиклар

26
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
24 октябрьдә Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең XI «Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Анда 12 оешмадан 36 спортчы катнашты
Әлмәттә тантаналы шартларда паспортлар тапшыру дәвам итә. Ул яшьләр үзәгенең универсаль залында үтте. Бу көнне шәһәребезнең 14 яше тулган 70 егете һәм кызы тормыштагы төп документка ия булды
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге чорга социаль-экономик үсеш стратегиясе проектын эшләү кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты базасында “Әлмәт экономик зонасы” проект мәйданчыгының “Әлмәт экономик зонасының үсеш перспективалары” дигән проект сессиясе булды

25
октябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә төнлә урыны белән, көндез республиканың күпчелек районнарында кар явуы һәм буран көтелә. Аязучан болытлы һава.
19 яшьлек Гөлшат Хамурзина “Тавыш” проектыннан китә. Проектның өченче сезонының кичәге чыгарылышында бергә-бер ярышу этабы кысаларында Әлмәт кызының көндәше өстен чыкты
25 октябрь электән үк Россия таможня хезмәтенең истәлекле датасы булып санала.
Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе дәвалау-профилактика учреждениеләрендә эшләүчеләр арасында дүртенче тапкыр автомобиль йөртү осталыгына конкурс үткәрелде. Ул гадәттәгечә РОСТО (ДОСААФ)ның Әлмәт автомәктәбе территориясендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International