Гөлшат Хамурзина “Тавыш” проекты белән татарча хушлашты

2014 елның 25 октябре, шимбә
19 яшьлек Гөлшат Хамурзина “Тавыш” проектыннан китә. Проектның өченче сезонының кичәге чыгарылышында бергә-бер ярышу этабы кысаларында Әлмәт кызының көндәше өстен чыкты. Остазы Александр Градский болай диде: “Гөлшат үзен чәчәк итеп хис итте кебек, сәхнәдә гөл кебек ачылып китте”.

“Мин бүген бу бәйрәмдә булуым белән бик бәхетле, - диде Гөлшат үзе. – Минем бүген туганнан туган энекәшем дә туды. Минем җаным җырлап тора”. Шул сүзләр белән саубуллашып, Гөлшат азактан татарча җыр башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International