“Әлмәт экономик зонасы” проект мәйданчыгының утырышы

2014 елның 26 октябре, якшәмбе
Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге чорга социаль-экономик үсеш стратегиясе проектын эшләү кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты базасында “Әлмәт экономик зонасы” проект мәйданчыгының “Әлмәт экономик зонасының үсеш перспективалары” дигән проект сессиясе булды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән проект сессиясендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары Айдар Каюмов котлады.

Хәзер “Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге чорга социаль-экономик үсеш стратегиясе проекты”н эшләүнең 2нче этабы гамәлгә ашырыла. Шул уңайдан республика үсешенең юнәлешләрен эшләү һәм тикшерү өчен проект мәйданчыклары һәм эш төркемнәре булдырылды. Шул исәптән Казан, Кама һәм Әлмәт зона проект мәйданчыклары аерылды. Проект мәйданчыгы кысаларында республиканың алга таба үсеш юнәлешләре билгеләнә. Әлеге чаралар барышында әйтелгән тәкъдимнәр республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе проектында исәпкә алыначак.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International