Имин хәрәкәт – иң мөһим җиңү менә шунда

2014 елның 25 октябре, шимбә
Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе дәвалау-профилактика учреждениеләрендә эшләүчеләр арасында дүртенче тапкыр автомобиль йөртү осталыгына конкурс үткәрелде. Ул гадәттәгечә РОСТО (ДОСААФ)ның Әлмәт автомәктәбе территориясендә Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан үтте.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин үзенең сәламләү сүзендә машина йөртүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен вакытында килеп җитүнең бик әһәмиятле булуын ассызыклады.

Конкурста үзәк район дәваханәсе, ашыгыч ярдәм станциясе, шәһәр балалар дәваханәсе, 3нче поликлиника, психоневрология диспансеры вәкилләре, барлыгы 9 шофер катнашты. Алар башта ЮХИДИнең имтихан билетларына җавап бирделәр, аннары автодромда машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

Нинди генә урын алмасыннар, медучреждение машина йөртүчеләре – иң яхшылар, чөнки аларның иң зур җиңүе – безнең юлларыбызда имин йөрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International