Район активы белән киңәшмә яңа билгеләнүләрдән башланып китте. 2018 елның 7 маеннан ФСО махсус элемтә үзәгенең 7 нче Әлмәт төркеме җитәкчесе итеп Андрей Якутин билгеләнгән. Алга таба Айрат Хәйруллин участок инспекторларына бүләкләр тапшырды. Район башлыгы аңа яңа урында уңышлы эшчәнлек теләде. Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев чыгыш ясады.
Иртәгә, 29 майда, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән яңгыр сибәлиячәк. Минимальная температура төнлә 0..+4º, максималь температура көндез +13..+16º.
25 май көнне Әлмәттә "Татарстан-яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы буенча ТР ФА экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты һәм Әлмәт муниципаль районы экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белгечләре белән бергәлектә экологик десант үтте.
«PROFкомпас» дип аталучы проектны тормышка ашыру кысаларында Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике конкурс игълан итә.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Яңгыр фаразлана, көндез урыны белән. Төнлә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Минимальная температура төнлә +6..+10º, максималь температура көндез +9..+14º.
24 май көнне Петербургта узган халыкара икътисадый форумда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов һәм яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча Стратегик инициативалар агентлыгының генераль директоры С.В. Чупшева тарафыннан стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) җибәрелде.
"Играй гармонь любимая» телепроектының иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәребез һәм районыбыздагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде, төбәгебезнең күркәм традицияләрен өйрәнде. Бүген исә аларның иҗади сәяхәте парктта дәвам итте. Биредә «Играй гармонь» фестивале узды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, депутат, боксчы Николай Валуев, «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева әлмәтлеләрне «Мәдәни мохит» проектының яңа сезоны ачылу белән котлады. Төбәкнең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре бүләкләргә дә лаек булды.
Сәхнә түренә чыккан Мәскәү кунакларын – Анастасия һәм Захар Заволокиннарны, «Частушка» ансамблен халык алкышларга күмде. Концерт барышында ук «Играй гармонь любимая» тапшыруы өчен чыгышлар яздырылды. Димәк, озакламый Әлмәтнең бай мәдәни тормышын Беренче каналдан күзәтә алачакбыз.
Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу планның 44,7 % тәшкил итә, ягъни узганелга караганда 119 %. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Өченче тапкыр шәһәркүләм ведопарад узды.Быелгы темасы үзенчәлекле иде, баш киемнәренә багышланып "Алга,түбәтәй!"дип исемләнде. Олысы-кечесе Ленин мәйданына агылды,шулай итеп катнашучылар саны меңгә тулды.
Чарага мәртәбәле кунаклар да килде. РФ Депутаты Николай Валуев һәркемгә спортны яратып яшәргә дип киңәш бирде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исә Әлмәттә киләчәктә дә велосипед инфраструктурасын җәелдерәчәкләрен белдерде.
- Елдан-ел велосипедны сайлаучылар күбәя. Әле моннан берничә ел элек моның кадәр халык бер мәйданга чыгачак дисәләр, ышанмас идек. Бүген инде велосипед сөючеләрне биредә күрәбез. Сәламәтлекне һәркем үзе кайгыртырга тиеш,-диде район башлыгы.
"Велобатыр", "Веломатур", "Веловау" кебек номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Үзгә баш киемнәре киючеләрне дә һәм милли костюмнардан килүчеләрне дә очратырга була иде. Велопарадны сабыйлар ачып җибәрде. Шулай ук оешмалар белән әлеге спорт чарасына чыгучылар да булды.
Гүзәл Идрисова 70 яшендә булса да, бу җыеннан бер дә калмый икән.
- Башкалардан үрнәк алып, күтәренке кәеф белән велосипед сезонын ачып җибәрер өчен иң кулай чор һәм чара бу! Ел да катнашам. Көненә 14 чакрым ара узарга тырышам
,- диде пенсионер. Чыннан да, велосипед сезоны быел да тантаналы төстә һәм күтәренке кәефтә узды.
Эшмәкәрлек - икътисадны алга сөрүче төп көч булып тора. Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында«I Пляж»кафесында район башлыгы Айрат Хәйруллин эшмәкәрләр белән очрашты. Алар өчен зур тантаналы бәйрәм оештырылды. Айрат Хәйруллин уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.