«PROFкомпас» дип аталучы проектны тормышка ашыру кысаларында Әлмәт шәһәре Мәшгульлек үзәге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен ике конкурс игълан итә:
Беренче конкурс - авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм « АгроPROFI»ның уңышына презентация ясау;
Икенче конкурс - «хезмәт Кешесе» дип аталучы кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итү буенча.
Беренче конкурста катнашу өчен мәктәп-яны бакчасында яки үз бакчаңда авыл хуҗалыгы культураларын чәчеп үстерү мәҗбүри. Конкурс эшләрен тәкъдим итәр өчен авыл хуҗалыгы культурасын ничек үстерүең турында фото - отчет ясарга кирәк , теләге булганнар әлеге культуранын үзен дә китереп күрсәтә ала.
Икенче конкурста катнашу өчен теге яки бу һөнәр турында үзең ясаган кул эшләнмәләрен күрсәтергә кирәк.
Конкурсларда аерым балаларның һәм бергәләп ясалган эшләр кабул ителә.
Конкурсларның үткәрелү вакыты: быелның 15 нче маеннан алып 30 нчы сентябренә кадәр.