27нче номерлы «Нәни куллар» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социальләштерүгә юнәлтелгән инновацион педагогик технология буенча традицион "Клуб сәгате" узды. Чара барышында балалар бер сәгать дәвамында, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, балалар бакчасы буйлап йөриләр һәм кыңгырау шалтыравы буенча группага кире кайталар.
Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез һәм кичен яңгыр, урыны белән яшен. Минималь температура төнлә +5..+9º, максималь температура көндез+23º.
Район башлыгы Айрат Хәйруллинның үзәк мәчеттә зурлап авыз ачу мәҗлесе уздыруы матур бер гадәткә әверелеп бара. Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да анда катнашуы аеруча зур дәрәҗә санала. Быел да район башлыгы үзәк мәчеттә 250 ләп кеше өчен авыз ачу өстәле әзерләде. Кунакларны сәламләп, Айрат Хәйруллин Рамазан аеның буыннан-буынга килгән матур гореф-гадәт булуына, шундый чараларның халыкны берләштерә торган көчкә ия булуына басым ясады.
Балалар травматизмы заманча тормышның иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Еллар дәвамында 1 нче «Бэлэкэч" балалар бакчасында бу уңайдан балаларга белем бирү, практик күнекмәләрдә аларны ныгыту буенча күләмле эш алып барыла.
Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең консультация пунктында 28 майдан алып 9 июньгә кадәр балалар өчен товарларның сыйфаты һәм иминлеге һәм балалар ялы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырылачак.
24-23 май көннәрендә Түбән Камада Татарстаннан 159 көрәшче катнашты. Әлмәтне ярышларда СДЮСШОР 25 спортчы тәкъдир итте. Спортчылар ярышларда матур нәтиҗәләргә ирештеләр, 4 алтын, 1 көмеш, 3 бронза медале яуладылар.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Әлмәт районы башлыгы кубогына теннис ярышлары ачылды. Әлмәткә теннисчылар еш җыела. Бу юлы алар нефтьчеләр башкаласына район башлыгы кубогына оештырылган Бөтенроссия балалар теннисы турнирына килде. Район башлыгы кубогына турнир шәһәрдә алтынчы тапкыр уздырыла. Бу юлы Россиянең 16 шәһәреннән 15 яшькә кадәрге 50 дән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Мәскәү, Казан, Уфа, Тольятти, Самара, Мытище, Бирск, Екатеринбург, Пенза, Волгоград, Ижевск, Заречный һәм Татарстан шәһәрләреннән җыелган кызлар, малайларга һәм Әлмәтнең 26 спортчысына уңышлар юлларга байтак кунак килгән.
25 май көнне "Игътибар, балалар" профилактик чарасы кысаларында шәһәр паркында «Добрая дорога детства-2018» чарасы узды. Әлеге чара юллардагы куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес куллануга багышланды.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева таныштырды. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды.