Әлмәттә Захар һәм Анастасия Заволокиннар катнашында «Играй, гармонь любимая!»фестивале узды

2018 елның 26 мае, шимбә

"Играй гармонь любимая» телепроектының иҗат төркеме берничә көн дәвамында шәһәребез һәм районыбыздагы үзешчән артистларны, төрле милләт ансамбльләрен төшерде, төбәгебезнең күркәм традицияләрен өйрәнде. Бүген исә аларның иҗади сәяхәте парктта дәвам итте. Биредә «Играй гармонь» фестивале узды. Бәйрәмнең рәсми өлешендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, депутат, боксчы Николай Валуев, «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева әлмәтлеләрне «Мәдәни мохит» проектының яңа сезоны ачылу белән котлады. Төбәкнең мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре бүләкләргә дә лаек булды. 

Сәхнә түренә чыккан Мәскәү кунакларын – Анастасия һәм Захар Заволокиннарны, «Частушка» ансамблен халык алкышларга күмде. Концерт барышында ук «Играй гармонь любимая» тапшыруы өчен чыгышлар яздырылды. Димәк, озакламый Әлмәтнең бай мәдәни тормышын Беренче каналдан күзәтә алачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International