Агымдагы елда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының 113нче санлы боерыгы нигезендә 28 майдан 1 июньгә кадәр азык әзерләгеч техниканың һәм азык саклагычларның 2018 елгы сезонга әзерлеге буенча бәйге башланды.
31 май көнне "Алнас" заводы мәйданында сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән булган очрашу "Бердәм Россия" партиясенең "Локомотивы роста" проекты кысаларында узды. Анда предприятие вәкилләрен борчыган сораулар каралды.
Әлмәтлеләр электрон почталарына юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозулар буенча карарларны һәм фото- һәм видео төшерү системалары ярдәмендә ясалган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу материалларын алу мөмкинлеге белән куллана алалар. Алар расланган көнне ук җибәреләчәк.
14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар, дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-66 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Йөз еллык юбилее белән беренче мәктәпне кайнар котларга Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов килделәр. Чарада мәктәп турында истәлекләр сөйләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген, 31 майда, Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы буенча «АЛСУ» Әлмәт оек фабрикасы» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу узды. Очрашу барышында ике мәсьәлә каралды.
Иртәгә, 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр сибәлиячәк, төнлә һәм иртән аерым районнарда юеш кар белән. Минималь температура төнлә 0..+3º, урыны белән кырау -2ºка кадәр; максималь температура көндез +7..+10º.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үткән сессия эшендә район советы, шәһәр советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр прокуроры вазыйфаларын башкаручы, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Әлмәт шәһәр ял паркы әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын 1 июнь көнне мәдәни-күңел ачу чараларында катнашырга чакыра.