Әлмәт оек фабрикасында эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 31 майда,  Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инициативасы  буенча «АЛСУ» Әлмәт оек фабрикасы» ҖЧҖ   вәкилләре белән очрашу узды. 

Очрашу барышында ике мәсьәлә каралды. Беренчесе буенча предприятиянең финанс-икътисадый торышы,  хезмәт базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар.

Икенче  мәсьәләгә күчеп,  Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге  хезмәткәрләре халыкны эш белән тәэмин итү  буенча тормышка ашырыла торган программалар турында, шул исәптән иҗтимагый һәм вакытлыча эшләрне  оештыру һәм  эшкә мохтаҗлыгы булган инвалидлар өчен хезмәт урыннарын җиһазландыру (яраклаштыру) турында  сөйләделәр. Шулай ук уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эш белән тәэмин иткән очракта хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнарны  каплау өчен субсидия алу мөмкинлеге  турында мәгълүмат бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International