31 май көнне "Алнас" заводы мәйданында сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән булган очрашу "Бердәм Россия" партиясенең "Локомотивы роста" проекты кысаларында узды. Анда предприятие вәкилләрен борчыган сораулар каралды. Промышленниклар һәм предприятиеләр Ассоциациясе Президенты Александр Лаврентьев көнүзәк сорауларны бәян итте.