ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2018 ел
шимбә

Сезне чын күңелемнән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм! Бу көн татар халкы һәм бөтен Татарстанда яшәүчеләрнең тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булып кала. Ул бөтен дөньядагы татарларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын гәүдәләндерә.


15
июнь, 2018 ел
җомга

Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Шушы якты авыз ачу көнен бөтен дөньядагы мөселман динен тотучылар көтеп кала. 


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 15 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән аз гына яңгыр сибәлиячәк. 

Төзекләндерү өчен паркларны һәм скверларны Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.

 

"Киләчәк Татарстан колледжы" 15 июньнән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә. Кабул итү комиссиясе адресы: Әлмәт, Төзүчеләр проспекты, 9 нчы йорт.

 

9 июньдә ТР СМ ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсендә "Ирләрнең сәламәтлеге" темасына компьютер дизайны плакатлары смотр-конкурсы узды. 11 сәламәтлек учреждениесыннан, шул исәптән 1 ФАП һәм 1 сәламәтлек пунктыннан 20дән артык эш тәкъдим ителде. Смот-конкурсын оештыру комитеты нәтиҗәләр ясады. 

Бүген,  14 июнь көнне, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Минималь температура төнлә  +8..+12º, максималь температура көндез +16..+19º.

Әлмәттә Сабантуй 16 июньдә узачак. 

Чараның программасы:

10.00  мәйданчыкларны, сәүдә нокталарын ачу. 

11.00 үзәк майдан – «Сабантуй-2018» чарасын тантаналы ачу

10.00 балалар мәйданы ачылу

13.00 ипподром территориясе –ат ярышлары, джигитовка

15.00 үзәк  майдан –  «Сабантуй-2018» җиңүчеләрен котлау

16.00  «Сабантуй 2018» чарасын ябу

Мәйданга автобуслар сәг. 8.00 түбәндәге урыннардан кузгала : КДЦ «Мегаполис»,  Ленин мәйданы,  «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәге.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Яшелчәчелек - мөһим һәм соралган тармакларның берсе. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Мактама теплица хужалыгында булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Алга таба әлеге хуҗалыкка заманча су сибү системасы урнаштырылачагын белдерде һәм бу уңайдан "Авыл" кооперативы белән берлектә эшчәнлек алып  барырга кирәклеген ассызыклады.

8 яшь белгеч педиатрлар рәтен тулыландырды. Алар катнашында  «А ну-ка, доктора» һөнәри бәйге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International