Кадерле әлмәтлеләр, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

2018 елның 16 июне, шимбә

Сезне чын күңелемнән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн татар халкы һәм бөтен Татарстанда яшәүчеләрнең тормышында иң якты вакыйгаларның берсе булып кала. Ул бөтен дөньядагы татарларның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын гәүдәләндерә.

Уртак көч белән без районны үстерүне дәвам итәчәкбез һәм безнең төп уңышлар әле алда. Халыкның хезмәте, җир турында кайгыртуы, туган якның язмышына карата игътибары, хөрмәте генә безне якты киләчәккә китерер.

Бәйрәм белән сезне тәбриклим! Бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим. Уйланган планнар тормышка ашсын, эшләрегез уңсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International