Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Шушы якты авыз ачу көнен бөтен дөньядагы мөселман динен тотучылар көтеп кала.
Мөселман дөньясында Ураза бәйрәме иң олы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Ул изге Рамазан аен йомгаклый.
Безнең республикабызның көче - аның күпмилләтле булуында, дуслык һәм халыклар бердәмлегендә. Зур игътибар безнең бабаларыбызның рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә бирелә.
Безнең районда мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 38 мәхәллә уңышлы эшләп килә.
Якты Ураза бәйрәме һәр өйгә җылылык һәм шатлык, үзара аңлашу, тынычлык, иминлек һәм мул тормыш китерсен!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин