ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 25 нче  июлендә Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшләргә урнаштыруны  оештыру һәм тормышка ашыру буенча уртак эшчәнлек алып бару өчен төзелгән гамәлдәге килешү шартларының үтәлешен тикшерү өчен 25 нче июнь көнне УК “Ашале” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бардылар.

11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.

27 июль көнне 17:00 сәг. 18:00 сәг. кадәр ЮХИДИ бүлеге «ТОННЕЛЬ» чарасы уздырды, ул куркынычсызлык чараларын күздә тотып башкарылды. 

Бүген көндез Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, күбесенчә явымсыз, төнлә урыны белән яңгыр.

Чираттагы җылы шимбә кичендә «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты чаралары шәһәрнең 9 мәйданында уздылар. 


27
июль, 2018 ел
җомга

28 июль көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явымсыз, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, бозлы яңгыр булырга мөмкин.

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдим иткән программалар һәм чараларны тормышка ашыру буенча эш бирүчеләр белән очрашулар үткәрүне дәвам итә.

2018 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә “Урбанистика – 2018” халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм «Шәһәрләрнең инфраструктур үсеше” Бөтенроссия гамәли семинары булачак. Чараларны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең Төзелеш физикасы фәнни-тикшеренү институты (НИИСФ РААСН) Минстрой университеты уздыра.

 

РФ Хөкүмәте, пенсиянең тотрыклы үсешен һәм юга­ры индексацияне тәэмин итү максатында, РФ Дәүләт Думасына «Русия Федерациясенең пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым законнар чыгара торган акт­ларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын кертте.     Нинди үзгәрешләр каралган? Ир-егетләр өчен - 65 яшь, ха­тын-кызлар өчен 63 яшь (хәзер ул 60 һәм 55 яшь) дәрәҗәсендәге гомумбилгеләнгән пенсия яшен ныгыту тәкъдим ителә. Пенсия яшен үзгәртүне 2019 елның 1 гыйнва­рыннан 2034 елга кадәр күчү чоры дәвамында акрынлап башларга тәкъдим ителә.  Күчү чорында 1959-1963 ел­ларда туган ир-егетләр һәм 1964­- 1971 елларда туган хатын-кызлар пенсиягә чыга. Хәзерге пенсионерларга закон проекты пенсия күләменең озайлы срокта үсүен, шул исәптән пенсия күләмен инфляция дәрәҗәсеннән шактый югары дәрәҗәдә индексацияләүне гарантияли. Шул вакытта пенсионерларга, ия булган хокукларына һәм льгота­ларына ярашлы рәвештә, барлык тиеш булган пенсион һәм социаль түләүләр саклана.

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. "Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International