Агымдагы елның 25 нче июлендә Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 14 яшьтән 18 яшькәчә балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшләргә урнаштыруны оештыру һәм тормышка ашыру буенча уртак эшчәнлек алып бару өчен төзелгән гамәлдәге килешү шартларының үтәлешен тикшерү өчен 25 нче июнь көнне УК “Ашале” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бардылар.
Июль аенда шундый ук килешүләр төзелгән «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» МУП, «Светсервис» МУП кебек предприятиеләргә чыгу тормышка ашырылды.
Ай ахырына кадәр «СМП-Нефтегаз» акционерлар җәмгыятенә бару планлаштырыла.