ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

11 августта триатлон буенча Россия Кубогын һәм Федерация Кубогын уздыру планлаштырыла.

23 июльдән алып 27 июльгә кадәр Чистайда 17 - «Зур Кама» региональ яшүсмерләр турниры («Кама аръягы Гран приеның» 4нче этабы) узды. Шәһәребезне 2001-2006 елларда туган, мөмкин булган 9 очконың  6сын җыеп, үзенең яшь категориясендә 3нче урынны яулаган команда капитаны Ковалев Кириллдан (24нче мәктәп) тыш, олы командада беренче тапкыр уйнаган егетләрдән торган олы эксперименталь команда тәкъдим итте. 

28 июль көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял итү паркында Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУ территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге начальнигы Рафигуллина Л.М. катнашуы белән яшүсмерләр клублары арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр» викторинасы узды.

Полициягә 41 яшьлек Яңа Никольск авылында яшәүче хатын 29 июльдә кичтән мөрәҗәгать итте. Имеш бозымны кайтарам дип, 31 мең сумны урлаган. 

Ел саен үткәрелә торган "Безнең заман" VI эшләүче яшьләрнең телевизион ачык республика фестивалендә катнашу өчен заявкаларны җыю башланды.

27 июль көнне Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Курамшина И.И. һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУ территориаль идарәсенең кисәтү бүлеге начальнигы Рафигуллина Л.М. тарафыннан 5нче номерлы «Колокольчик» балалар бакчасында әңгәмә уздырылган иде.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәттә социаль һәм сәнәгать объектларының нәфис бизәкләү буенча программаны тормышка ашыру дәвам итә. «Алтын алмалар турында әкият» - Татарстанның нефтьчеләр башкаласының яңа сүрәтен формалаштыруга юнәлтелгән паблик арт-программа. 

Иртәгә, 31 июльдә, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз.

Эшлекле дүшәмбе барышында Әлмәт казначылык бүлеге җитәкчесе  Миннур Минекаева чыгышы тыңланды. Бүлек бюджет акчаларын тиешле тотуны күз уңында тота,  тикшерүләр уздыра. Миннур Мугтасимовна ике  объектка тикшерү уздырылуын бәян итте, алар арасында "Шарлавыклы буалар" да бар. Район хастаханәсенә бирелгән ясалма сулыш алдыру аппараты урнаштырылган машина да каралган.

Район активы белән киңәшмә бүген бүләкләүдән һәм яңа кадр билгеләүләрдән башланып китте. Совет һәм башкарма комитетның Мактау грамотасы белән авыл хуҗалыгы идарәсенгең элеккеге җитәкчесе  Наиль Усманов бүләкләнде. Аның урынына элек Азнакай авыл хуҗалдыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары  Шарафиев Фанис Мизхатович билгеләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International